"Тукай иленә сәяхәт" (Тамчы шоу)
Габдулла Тукай туган көнгә багышлап, Иске Ашыт төп гомумбелем мәктәбе, мәдәният йорты һәм китапханәче Мәгъсүмова Г. бәйге үткәрде. Бәйгедә 2 команда - “Тукай оныклары” һәм “Шүрәле” (7-8 класслар) катнашты. Укучылар үзләренең белемнәрен сынадылар. Шулай ук кичәдә Г. Тукай шигырьләре һәм җырлары яңгырады, әкиятләрдән өзекләр уйналды. Ахырдан жюри җиңүчеләрне билгеләде, укучыларга истәлек бүләкләре тапшырылды.