Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

Туган җирем, мин бит бар гамеңне йөрәгеңә җыйган бер балаң (Клара Булатовага 80 яшь )

     Г.Тукай исемендәге дәүләт  премиясе лауреаты  шагыйрә Клара ханым Булатова 1936 елның 18 мартында туган. Быел шагыйрәбезгә 80 яшь. Шул уңайдан китапханәбездә шигырь бәйрәме булып узды.

      Клара Булатова шигырьләрендә күзгә бәрелеп торган иң беренче матур сыйфат - аларда күңел кичерешләренең табигать мизгелләренә тыгыз бәйләнеп бирелүе. Ул шушы Җир кызы, шигырьләренә дә шушы яктан, шушы туфрактан килеп керә.  Китап исемнәренә генә күз салыйк: “Җәйләр җитсә”, “Язлар алда”, “Гел кояшка карап”, “Печән өсте”, “Миләш кагы”... Шагыйрә өчен үзе яшәгән як кадерле, чөнки  “мәтрүшкәләр монда хуш ислерәк, ромашкалар монда эрерәк”.

     Безгә дә шагыйрәнең иҗаты бик якын, чөнки без авылда туганбыз, табигатьне бик яратабыз.

     Кичәдә  К. Булатованың шигырьләре яттан сөйләнде, Клара ханым турында презентация күрсәтелде.

      Клара Булатованың күп шигырьләренә композиторларыбыз тарафыннан көй язылган. Кичә шагыйрәнең шигырьләре һәм җырлары белән үрелеп барды. “Кыңгырау чәчәкләре”, ”Кырга чыктым, юлга чыктым”,  “Якын дустың барын онытма”,  “Шушы яктан шушы туфрактан без” җырлары җырланды.  

      Клара Гарифовна Р.Төхфәтуллин исемендәге премия лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, С.Сөләйманова исемендәге премия лауреаты. Ә безнең өчен ул - яраткан шагыйрәбез.