Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Әкият тә түгел, чын да түгел" (А.Тимергалинның "Сәер планетада" әсәре)

  

  1961 елның 12 апрелендә кешелек дөньясында чын революция була. «108 минут Гагарин белән бергә!» — 9 сәгать 7 минутта легендар раекта «Восток» Гагаринны Байконурдан космоска алып менеп китә. Очыш 10 сәгать 55 минутта тәмамлана. Беренче космонавт Саратов өлкәсендәге Смеловка авылы янындагы сөрүлек җиренә төшә. «Кем космонавт булырга хыялланмады?”, әйе, һәрбер малайның хыялыдыр ул.

 Тышта яз иде                          Юрий Гагарин           Ул, галәм гизеп

 Күкләр зәп-зәңгәр                  Исеме аның                Исән-сау төште

 Таралды кинәт                        Ул хәбәр итә              Ни бар соң җирдә 

 Шатлыклы хәбәр.                   Биектән барын.         Кешедән көчле!

 Кеше галәмдә!                        Таулар,елгалар,

 Бу нинди яхшы                       Шәһәрләр күркәм:

 Димәк ,ул аның                      Дала һәм кырлар

 Ишеген ачты.                         Ямь-яшел үлән.

  Космонавтика көне уңаеннан  прозаик, фантаст Адлер Тимергалиннын “Сәер планетада” әсәрен укыдык.. Укучылар  идарә панеле турында, планетаның формасы нинди, агачлар нинди, Триффид – кем ул кебек сорауларга жаваплар эзлэделэр. Әсәрдән нинди яналыклар белдек, шул турыда фикер алыштык.