Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Китапларны "дәвалау""

   Иске Ашыт авыл китапханәсендә “Китапларны “дәвалау”” дип исемләнгән чара узды. Бу кичәдә китапханәдә оешкан «Мөстәкыйль балалар» исемле волонтерлар төркеме катнашты. Китапханәче укучыларга кем ул волонтер, волонтерларның эш юнәлешләре белән таныштырды. Быел булып үткән олимпия , параолимпия уеннары турында әйтеп үтте.Китапханәче укучыларга  А.Гайдарның «Тимур и его команда» китабыннан өзекләр укыды, тимурчылык эщләре турында сөйләде. Өзекләрдән чыгып волонтер нинди сыйфатларга ия булырга тиешлекне ачыкладылар. Укучылар фондтан тышлары таушалган, битләре купкан, бөкләнгән китапларны барлап алдылар. Китапларны “дәвалау” эшенә керештеләр - язылган урыннарын бетереп, почмакларын тигезләп, купкан битләрен ябыштырып китапларга икенче сулыш өрделәр.