Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

Бәйрәм белән сине, кыз туганым!

   4 март көнне мәктәп коллективы белән берлектә мәдәният йортында 8 март халыкара хатын – кызлар көне уңаеннан “Бәйрәм белән сине, кыз туганым” дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә үткәрдек.

   Кичәнең максаты: укучыларда хатын – кызларга, әниләргә, әбиләргә карата ихтирам, мәхәббәт хисе тәрбияләү һәм аларның мәхәббәтләрен әниләренә җиткезү, килгән кунакларны ял иттерү.

     “Әниләрнең хәер-фатихасы” дигән китап күргәзмәсе, кул эшләре күргәзмәләре төзелде.

     Кичә “Әни җиләк җыя” исемле җырга балаларның биюе белән башланып китте. Матур җырлар, шигырьләр, күңелле скетчлар, бию коллективларының дәртле биюләре белән үрелеп барды. Кичәгә килгән  халык рәхәтләнеп ял итте, кичә бик күңелле үтте.