Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Батулла әкиятләре" (Р.Батуллага - 80 яшь)

  Әкият яратмаган бала бар микән, юктыр, чөнки без һәрберебез кечкенәдән әкият тыңлап үсәбез. Ә менә Рабит Батулла әкиятләре аеруча кызыклы, эчтәлекле. Р.Батуллага 80 яшь, шул уңайдан Иске Ашыт балалар бакчасына йөрүче балалар белән без Батулла әкиятләре буенча сәяхәт иттек. Аның “Салават күпере кайда йоклый”, “Аю Әппәс” әкиятләрен укыдык, Батулла бабай китапларын карадык. Ахырдан  әкият геройларын пластилиннан әвәләп ясадык.