"Балачакка нинди шигырь кирәк?" (Поэзия көне)
Иске Ашыт авыл китапханәсендә поэзия көне уңаеннан «Балачакка нинди шигырь кирәк?» исемле шигъри марафон булып үтте. Марафонда “А дан Я га кадәр” исемле шигырьләр викторинасы үткәрелде. Балалар Тукай, Ш.Галиев, Э.Шәрифуллина, Р.Корбан, Х.Халиков шигырьләрен кычкырып укыдылар, яттан сөйләргә тырыштылар. Катнашучыларга наклейкалар һәм тәмле бүләкләр бирелде.