Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Ак калфагым төшердем кулдан" (Мастер класс)

    Мастер-класс калфак турында аның зәвыклылыгы турында сөйләшүдән, “Ак калфаклы кызларга” исемле шигырь белән башланып китте. Өстәл артына җыелган “Ак калфаклылар” үзләренә ошаган калфак төрләре турында сөйләделәр. Авылыбызның уңган кул эшләре остасы Гөлзада Альберт кызы үзе чиккән калфаклар, аларның төрләре белән таныштырды. Остабикәбез калфак-түбәтәй генә түгел, картиналар да чигә. Аның картиналарында табигать күренешләре, мәчет, хайваннар чигелгән. Кичәгә килгән “Ак калфак”лылар кул эшләрен  күреп остабикәбезгә сорау арты сорау яудырдылар. Гөлзада Альберт кызы чигү-тегү серләрен сөйләде, эшләп күрсәтте. Зөлфия Фатхуллина моңлы итеп “Калфагым” җырын башкарды. Аңа калганнар кушылып мастер-класс җырлы-моңлы булып дәвам итте.

 Мастер-класска җыелган хатын-кызлар тәҗрибә уртаклаштылар, дөньядагы хәлләрне, кызыклы вакыйгаларны искә алып, вак мәшәкатьләр турында онытып, күңелле ял да иттеләр.