Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы - 2018"

  “Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы” 12-19 мартка кадәр дәвам итте. Иске Ашыт авыл китапханәсендә бу атна “Өйдәге бакчам” темасы белән башланып китте. Китапханәдә “Мин чәчәкләр яратам” исемле китап күргәзмәсе төзелде. Күргәзмәдәге китаплар арасында “Словарь-справочник по флоре Татарии» исемле китап укучыларыбызга аеруча ошады, чөнки бу китапта без яшәгән төбәктә үсүче усемлекләр һәм чәчәкләрнең 1317 төре турында мәгълүмат бирелгән. Укучыларыбыз “Юлдаш” газетасы, “Гаилә учагы” журналларында чыккан бүлмә гөлләре турындагы мәгълүматлар белән дә танышып үттеләр. Китапханәче килгән һәрбер кешене бүлмә гөлләре аеруча “Бегония” исемле гөлләрне үстерү, үрчетү юллары белән таныштырды. Килгән һәрбер кешегә 10 төрдән артык үсентеләр бирелде.

   2018 ел “Толстой елы” уңаеннан «Когда в литературе есть Толстой» исемле китап күргәзмәсе эшләп килә. Күргәзмәдә Толстой турында китаплар, бик күп  мәгълүмат тупланган. Шулай ук Толстойның өлкәннәр һәм балалар өчен язган бик күп әсәрләре бар. Китапханәгә килгән берәү дә Толстой иҗатына битараф түгел. Килгән һәрбер китап укучыга тулы мәгълүмат бирелә, Толстойның әсәрләре искә төшерелә, чөнки һәрберебез мәктәп программасында Толстой әсәрләрен укып үстек. Килгән һәрбер китап укучым белән кычкырып укулар оештырабыз. Өлкән буын кешеләре”мәктәптә укыган вакытлар искә төште” дип рәхмәтләр әйтеп кайтып киттеләр.

    Ел саен 14 мартта Халыкара елгалар көне билгеләп үтелә. Елгалар көнен билгеләп үтүнең язгы ташу алдына туры килүе тагын да әйбәт. Чөнки балаларны күпме кисәтсәк тә артык булмый. Шул уңайдан китапханәче Иске Ашыт балалар бакчасына йөрүче балалар белән очрашты. Аларга суны саклау кагыйдәләре, сулыклар янында үз-үзенне тоту кагыйдәләре белән таныштырды. Авылыбыз яныннан агучы “Ашыт” елгасы, чишмәләребез турында сөйләп үтте. Балалар үзләре су-елгалар турында шигырьләр сөйләделәр. “Кечкенә су тамчысы” исемле әкият укыдык, мультфильм карадык.

     16 мартта «Китап! Спорт! Уен! Ура!» дигән кичә үткәрдек. Китапханәче укучыларны спорт төрләре, танылган спортчылар, күптән түгел генә булып үткән олимпиада уеннары нәтиҗәләре белән таныштырды. Кичә кызыклы физкультминутлар, кроссвордлар чишү, спортка багышланган викторина белән дәвам итте.

      17 мартта китапханәче авылыбызның иң өлкән кешесе, хезмәт ветераны 98 яшьлек Мәдинә апа янына барды. Яше зур булуга карамастан Мәдинә апа күзләреннән зарланмый, вак хәрефләрне генә күрмим, ди ул. Газет – журналларның рәсемен карасам да миңа бик рәхәт булып китә, электән укырга бик яратам, ди. Ләкин баруымның максаты бу гына түгел. Күптән түгел китапханәбезгә Нургаяз Газиз улы «История селений Ашитского джиена Заказанья» исемле китап бүләк итте һәм бу китапта Мәдинә апа турында әйтелә, Мәдинә апаның фотосурәте дә бар. Мәдинә апа мондый күчтәнәчкә бик куанды, артымнан рәхмәтләр укып калды. Күзләрдән яшь килде. Менә ничек кенә юктан да өлкән кешенең күңеле була. Әйдәгез барыбыз да яхшылык эшләргә ашыгыйк!!!

      18 март – Россия президентын сайлау көне. Бу уңайдан китапханәбездә “Дөрес сайла!” исемле күргәзмә эшләп килә.