Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Кечкенә Бануның тарихы" (Д. Аппаковага - 120 яшь)

  2 март көнне Дәрҗия Аппаковага 120 яшь тулды. Дәрҗия Аппакова әсәрләре балаларга әхлак тәрбиясе бирү ягыннан отышлы: ул гадел, батыр, ярдәмчел, тәртипле булырга өйрәтә. Геройлары да үзләренең характер сыйфатлары белән аерылалар – алар кылган ялгыш эшләре өчен үкенә һәм яхшы якка үзгәрергә теләүчеләр.Шундый әсәрләренең берсе “Кечкенә Бануның тарихы”. 5 сыйныф укучылары белән китапханә дәресе үткәрдек.Язучының бу әсәре мәктәп программасына да кертелгән. Укучылар китапның төп герое булган Бануның авыр балачагы, ачы язмышлы тормышы белән таныштылар. Кичә презентация слайдлары белән тулыландырып алып барылды. Ахырдан укучылар кыска гына тест ярдәмендә алган белемнәрен ныгыттылар.

Дәрҗия Аппакованың әсәрләре бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмый. Безне тәрбияле, әдәпле, кешелекле булырга өйрәтә.