Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Шигырь яздым утырып..."

   27 февральдә Иске Ашыт авыл китапханәсе авылыбызның  үзешчән шагыйрәсе, “Каурый каләм” әдәби иҗат берләшмәсе белән даими элемтәдә торучы кызыбыз Рүзия Вахитова белән “Шигырь яздым утырып...” дип аталган әдәби-музыкаль кичә оештырды. Очрашуга Иске Ашыт гомумбелем мәктәбенең югары сыйныф укучылары , мәдәният хезмәткәрләре, укытучылар, Рузиянең әнисе һәм дуслары килде.

   Кичәдә Рузия Вахитованың шигырьләре һәм җырлары яңгырады. Рүзия иҗатына багышлап эшләнгән презентация карадылар.Барлык катнашучылар да искиткеч матур чыгышлары белән безне таң калдырдылар. Рузиянең беренче укытучысы Рәзинә Мәсхүт кызының чыгышы аеруча игътибарга лаек.

    Кичәдә “Шушы яктан шушы туфрактан алар...” исемле китап күргәзмәсе эшләде. Күргәзмә нигезендә  без үзебезнең районнан чыккан язучы-шагыйрьләребезне, аларның әсәрләрен  искә төшереп үттек.

   Рүзиянең әнисе Гөлзада Альберт кызы үзе дә шигырьләр яза. Бүгенге кичәдә ул кызы Рүзиягә багышлап язылган шигырен укыды. Бу минутларда безнең күзләребезгә яшь тулды.

    Кичә дәвамында укучылар Рүзиягә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Иң кызыклы сорауларга, кичәдә чыгыш ясаучыларга бүләкләр, кичәгә килгән һәрбер кешегә  Рүзия иҗатына багышлап эшләнгән буклетлар таратылды.