Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Чал тарихлы Ашытым"

  17 февраль көнне Иске Ашыт китапханәсендә Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Файзуллин Фәһим Хатипович, авылыбыздан чыккан врач пенсионер  Валиев Нургаяз Газизович, мәктәпнең тарих укытучысы Фатхуллин Радик Нурисламович, мәктәп директоры урынбасары Гарипова Нурия Илһамовна, мәдәният хезмәткәрләре, китапханәдә эшләп килүче “Якташлар” клубы членнары җыелды. Җыелуның максаты булып авыл тарихын тирәнтен өйрәнү, материал туплау, киләчәктә авылыбыз турында матур, эчтәлекле китап бастырып чыгару. Һәрбер катнашучыга аерым йөкләмәләр бүлеп бирелде.