Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

Сынатмагыз әле, егетләр!

   23нче февраль – берәүләргә фронт яшьлеген, икенчеләргә Әфганстан һәм Чечняны, яшь буынга Армия хезмәтен искә алу көне. Бу көнне без илебез иминлеге хакына үзләренең гомерләрен, көч һәм сәламәтлекләрен бирүчеләрне искә алабыз. Бөек Ватан сугышында катнашкан ата – бабаларыбызны рәхмәт хисләре белән олылыйбыз. Әфганстан һәм Чечня сугышы сынауларын үтүчеләргә тирән ихтирамыбызны белдерәбез.

   Кыюлык, батырлык, Ватан алдындагы бурыч – бу иң изге төшенчәләр булып санала. Ә егетләребезне шундый рухта тәрбияләр өчен бик күп тырышлык куярга кирәк. Беркем дә солдат булып тумый. Аңа бернинди авырлыклардан курыкмыйча, зур тырышлыклар, чыныгулар аша ирешәләр. Ә инде шундый ир – егетләребез ил сагында торганда күгебез һәрвакыт аяз, илебез тыныч булыр, өстәлләребездә һәрвакыт икмәк торыр.

    22 февраль көнне авылыбыз яшьләре Иске Ашыт һәм Печмәнтау командалары шугалакта көч сынашты. Уенчыларыбызга көч биреп, аларны ял иттереп без периодлар арасында уенчыларыбыз һәм килгән кунаклар каршында “Сынатмагыз әле, егетләр !” исеме астында концерт куйдык.

    Барлык ир – егетләребезне котлап кызлар  үзләренең матур җырларын, дәртле биюләрен, күңелле скетчларын тәкъдим иттеләр.

 Шаян җырлар, биюләр, шигырьләр уенчыларыбызга көч, җанатарларга җылынырга мөмкинлек бирде.