Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Филипок и все, все, все...

  Иске Ашыт авыл китапханәчесе Толстой хикәясе герое Филипок белән балалар бакчасында кунакта булды. Филипок балаларны хәрефләр белән таныштырды, сораулар бирде, табышмаклар әйтте. Китапханәче аларны рус язучысы Толстой иҗаты, аның китаплары белән таныштырды. Кем соң ул Филипок? Менә шул турыда балалар “Филипок” исемле мультфильмны карагач кына белделәр. Балалар аптырап калдылар. Нишләп Филип шулай начар киенгән? Китапханәче апалары аларга балаларның элек ничек яшәгәнлекләре, телевизорлар, матур киемнәр, китапларның булмавы турында сөйләп китте.

  Ахырдан балаларга “Слива төше”, “Песи баласы”, “Бөркет” исемле әсәрләренең мультфильмнары күрсәтелде. Мультфильмнар карагач шундый нәтиҗәгә килдек: бер-береңә ярдәм итәргә, хайваннарны, кош-кортларны рәнҗетмәскә, дус-тату булырга.