Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

«Мин тормышны сөям, сабый бала, Үз әнкәсен сөйгән шикелле...”

  9 февраль көнне Иске Ашыт авыл китапханәчесе татар теле укытучылары белән берлектә Ф.Яруллинның 80 яшьлек юбилее хөрмәтенә «Мин тормышны сөям, сабый бала, Үз әнкәсен сөйгән шикелле...” исемле шигърият сәгате үткәрде. Ф.Яруллинга багышланган видеоязмаларны карап  без язучының үзе белән аралашкан кебек булдык. Шагыйрьнең катлаулы тормыш юлы, иҗаты укучыларда зур кызыксыну уятты. Кичәдә шагыйрьнең шигырьләрен укучылар яттан да сөйләделәр, кычкырып та укыдылар, “Шәфкатьлелек бизи кешене” исемле китап күргәзмәсе белән таныштылар. Язучының “Кояштагы тап”, “Ак төнбоек” әсәрләрен башлангыч сыйныфларда укысалар да, әле дә яратып искә алдылар. Язучының геройлары кыенлыклар алдыңда югалып, җебеп, вакланып калмыйлар. Тормыш аларны нинди генә зур сынаулар аша уздырса да, алар үзләрендә көч таба.

  Ф. Яруллинның бар өмете яшьләрдә,балаларда,сабыйларда.Ул үзе дә- гомер буена сабый булып кала белгән бәхетле кеше.

Кичә ахырында Ф.Яруллинның “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” җырын җырладык.