"Бүләккә-китап"
Бар минем дускаем,
Иң якын сердәшем,
Һәр җирдә, һәр эштә
Киңәшчем, иптәшем...
Җ.Тәрҗеманов.1 февраль көнне Иске Ашыт авыл китапханәчесе мәктәп укучылары арасында “Бүләккә – китап” акциясе үткәрде. Бу акциянең нигезендә укучыларның китапка карашын тикшерү, алар бүләккә китап алырга телиләрме, менә шул сорауларга җаваплар эзләнде.
Нәтиҗәләр түбәндәгечә:
1 класс - 3 укучы – әйе -3, юк – 0.
2 класс - 1 укучы – әйе - 1, юк - 0.
3 класс – 4 укучы – әйе - 4, юк – 0.
4 класс – 6 укучы – әйе – 6, юк – 0.
5 класс – 8 укучы – әйе – 8, юк – 0.
6 класс – 4 укучы – әйе – 3, юк – 1.
7 класс – 7 укучы – әйе – 2, юк – 5.
8 класс – 10 укучы – әйе – 10, юк – 0.
9 класс – 10 укучы – әйе – 2, юк – 8.
1 класс укучыларына, һәр класс активистларына бүләккә китаплар тапшырылды.