Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Төп нигез истәлекләре"

  25 январь көнне Иске Ашыт авыл китапханәчесе “Ак калфак”лылар белән “Төн нигез истәлекләре” исемле кичә үткәрде.  Кичәдә авылыбыз мәчетенә йөрүче әбиләр катнашты. Ни өчен дисезме, чөнки иң борынгы истәлекләрне фәкать алардан гына белеп буладыр минемчә.

   Кичә барышында китапханәче үзенең нәсел шәҗәре турында сөйләп, үз нәсел шәҗәрәсе һәм башка гаилә шәҗәрә үрнәкләре белән таныштырды. Авылыбыз абыстае Фидания апа үз нәсел ыруы, нигез истәлекләре турында сөйләп үтте. Ә Дамира апа исә, үз чыгышында нәсел тамгасы, нәсел атамасы турында таныштырды. Кичәдә катнашучыларга “Нәселне белү-бабаларыңа, телеңә хөрмәт ул” исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Марсель Әхмәтҗановның “Татар шәҗәрәләре” исемле китабы кичәдә катнашучыларда аеруча кызыксыну уятты.

Шәҗәрә төзүне нәрсәдән башларга?

-         Үзеңнең әти-әниеңнән, әби-бабаңнан башларга кирәк.

Чыннан да, әби-бабайларыңны, нәсел чылбырыңны барлау бик әһәмиятле бит ул. Нәсел алдында бик саваплы, зур эш башкарыла “Мин шәҗәрәмне белдем”, - дию үзе генә дә ни тора бит! Кичә бик кызыклы, эчтәлекле үтте. Кичәдә катнашучылар да үзләренең нәсел җепләрен барлап,  рәхмәтләр әйтеп, уңышлар теләп таралыштылар.