Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

Шушы яктан, шушы туфрактан ул...

     15 февраль көнне Иске Ашыт авылы мәдәният йортында  “Шушы яктан, шушы туфрактан ул...”- дип аталган әдәби-музыкаль кичә үтте.  Кичәнең герое матур табигатьле Иске Ашыт авылында туып, шунда яшәп иҗат итүче үзешчән шагыйрә Гөлзада Вахитова булды. Әйе, Гөлзада ханым әлегә шагыйрә түгел, ләкин аның язган шигырьләре шагыйрьләрнекеннән бер дә ким түгел.

   Аның туган авылына, әти-әнисе, туган йортына багышлап язган шигырьләре бик күп. Укучылар бик теләп безне Гөлзаданың шигырьләре белән таныштырдылар.

     Гөлзада Вахитова буш вакытларында шигырьләр язып кына калмый, бик матур итеп картиналар чигә, концертларда биер өчен сәхнә күлмәкләрен дә үзе тегә. Аның кул эшләре күргәзмәсе бик күпләр өчен үрнәк.

   Шушы җирлектә туып-үскән, иҗат эше белән шөгыльләнүче якташыбыз булуы күңелдә горурлык хисе уята.