Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Табигать тудырган талант"

  16 гыйнварда балалар язучысы, шагыйрь Хакимҗан Халиковның тууына 85 ел тулды.  «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасында, «Ялкын», «Совет мәктәбе» (хәзерге «Мәгариф») журналларында хезмәт куя ул.«Идел» журналы өчен дә башкарган эшләре санап бетергесез.

   Безнең Иске Ашыт авыл китапханәсендә Х.Халиковның  шигырьләре, бик матур бизәкле китаплары балалар тарафыннан яратып укыла. 16 гыйнвар көнне без 2 нче һәм 4 нче сыйныф укучылары белән китапханәбездә Х.Халиковның шигырьләрен кычкырып укулар оештырдык. Укучылар “Табигать тудырган талант» исемле китап күргәзмәсендәге китаплар белән танышып чыктылар,шигырьләрне матур, сәнгатьле итеп укырга тырыштылар.