Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Көлсылу" әкияте.

  12 нче январь - күренекле француз язучысы Шарль Перронын туган көне. Ул балаларга "Красная шапочка", "Кот в сапогах", "Золушка", "Мальчик-с-пальчик", "Спящая красавица" һәм башка шундый кызыклы әкиятләр аша таныш. Аның әкиятләрен укымаган яки телевизор экраннарыннан карамаган бала сирәктер.

   Каникул көннәрендә Иске Ашыт авыл китапханәсендә француз язучысы Шарль Перроның 390 еллыгы уңаеннан, “Шарль Перро әкиятләре буенча сәяхәт” дип исемләнгән уен үткәрелде. Чара барышында балалар язучының әкиятләрен  искә төшерделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр, язучының китаплары белән таныштылар. Ахырдан “Көлсылу” әкияте мультфильмын карадылар.