Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Концертка барганың бармы?" (Китапханә дәресе)

  Җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, кеше ни өчен концертка йөри, Татарстанда нинди  концерт заллары бар, анда  ничә минут алдан килергә кирәк, концерт вакытында иптәшең белән сөйләшергә ярыймы, нәкъ менә шул сорауларга җавап эзләделәр китапханә дәресендә 2-4 нче сыйныф укучылары.

    Дөрес булмаган җавапларны бергәләп презентация ярдәмендә дөресләдек. Китаплар, газет-журнал материаллары буенча артистлар тормышы белән таныштык. Ахырдан бик теләп, “Маша концертта” исемле мультфильм карадык, дәресебезгә йомгак ясадык.