"Яшьләрнең экологик культурасы һәм белеме” Экологик викторина
Экологик белем бирүнең төп максаты,беренче чиратта, экологик культура тәрбияләү булырга тиеш.
Табигатьне аңларга, яратырга өйрәтү – экологик тәрбия бирүдә иң мөһим бурычларның берсе. Табигатьнең матурлыгына хозурлану гына аз, аны саклый белергә дә кирәк. Ә саклар өчен, аны иң элек бик яхшы өйрәнергә кирәк.
Кешедә экологик күзаллау табигать белән турыдан-туры аралашканда гына формалаша. Шул уңайдан 11 декабрь көнне без Иске Ашыт авылы яшьләре белән эклогия турында аралашып, күп әйберләрне искә төшердек.
“ Сез моны белергә тиеш!” девизы астында кичәбез бик күңелле үтте. Викторина сораулары яшьләрне уйланырга мәҗбәр итте, чөнки күренеп тора яшьләребез күп вакытларын интернет челтәрләрендә үткәрәләр, ә табигать белән кызыксыну җитәрлек түгел.