Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Минем беренче китапларым"

     28 май  көнне Иске Ашыт авыл китапханәсендә "Ак каен" балалар бакчасына йөрүче нәниләр экскурсиядә булдылар. Экскурсиянең максаты мәктәпкәчә яшьтән үк аларны китап белән кызыксындыру, китапка сакчыл караш тәрбияләү. Балаларны китапханә, китаплар, һәм китап фонды белән таныштырдык.  Аларга китапларны ертмаска, пөхтә итеп тотарга, укырга кирәклеге турында сөйләнде.

     Балалар төрле формадагы китапларны, китапханә алдыра торган балалар журналларын бик яратып карадылар.“Нәниләр әлифбасы”, "Әкиятләр" китапларына, “Салават күпере”, “Салабантуй” журналларына  күзәтүләр ясалды.

      «Геройны тап», «Ул нинди китаптан?» дип аталган уеннар уйнатылды. Бәйрәм соңында балаларга "Минем беренче китапларым" дип аталган китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.