Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Бергәлектә яшәү фарыз безгә, Шатлыкта да, кайгы килсә дә..."

       Гаилә кешенең таяныр ноктасы, һәркем өчен кадерле урын. Ул кешене шәхес буларак формалаштыра, рухи һәм әхлакый тәрбия бирә, иң матур гореф-гадәтләрне сакларга һәм үстерергә ярдәм итә. Үз йортында бәхетле булган гына бәхетле. Кеше яшәешенең асылын шушы гап-гади сүзләр ача да сала. Гаилә бәйрәме дә бәхетле булуның һәм үзара аңлашып яшәүнең кыйммәтен тагын бер мәртәбә искәртү өчен тәгаенләнә. Көнозын дөнья куып арган адәм баласы гаилә ышыгында аз гына булса да ял итә, рухи көч һәм дәрман җыя.

     Гаилә көне уңаеннан,  китапханәбезгә кунакка уллары хәрби махсус операциядә катнашкан гаиләләрне кунакка чакырдык. Бүгенге көндә Иске Ашыт авылының ике  егете шул тарафларда хезмәт куя. Бездә кунакта авылдашыбыз Насибуллин Раятның әнисе Гөлнәзирә апа. Алар тормыш иптәше Рашат абый белән ике ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерәләр.

     -Утыз җиде бергә яшибез, ике ел гына йөреп өйләнештек. Башта әтием Рашатка кияүгә чыгуыма каршы булды, сорап килүчеләрне кире борды. Икенче тапкыр килүләрендә генә ризалашты, - дип Гөлнәзирә апа безгә үзләренең мәхәббәт тарихын сөйләде, кызыклы истәлекләре белән уртаклашты.  Укучыларның сорауларына җаваплар бирде. Очрашуыбыз  гаиләгә багышланган шигырьләр, музыкаль чыгышлар, шаян күренешләр белән үрелеп барды.

      Ахырдан Раятның хәлләрен сораштык.  Уллары гаиләдәгеләр белән кәрәзле телефон аша аралашып, хәбәрләшеп яши. Төрле вакытлар булып, хәбәргә чыкмаган чаклары да була икән. Гөлнәзирә апа авыл халкына, укытучыларга, мәдәният хезмәткәрләренә сугышчыларга җибәргән гуманитар ярдәмнәр өчен рәхмәтләрен белдерде.

      Гаилә һәр кешегә кирәкле җылы учак ул. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була.

Чыннан да, гаилә тормышы – исәпсез-хисапсыз хезмәт, сикәлтәле гомер юлы. Шул юллардан гомер буе бер-берсен аңлап, бер-берсенә ярдәм итеп, бер-берсенә юл куеп яшәүче гаиләләр – һәр кешедә соклану уята.Бәйрәм уңаеннан һәр гаиләгә исән-сау булып, сәламәтлек белән яшәүләре насыйп булсын. Йортларыбызда тынычлык, татулык, үзара аңлашу булсын, Гөлнәзирә апа белән Рашат абыйга ходай сабырлыклар бирсен.

        Мул ризыклы чәй өстәле янында аралашуыбыз дәвам итте.