Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

,, Илнең азатлыгын яклап җиңү, күктән иңдерелгән бурычтыр"

     2024 елның 8 май көнне Иске Ашыт авылында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган ,, Илнең азатлыгын яклап җиңү, күктән иңдерелгән бурычтыр" -дигән Митинг булды. Чара Ташкичү  авыл җирлеге администрациясе, Иске Ашыт авыл китапханәсе, мәдәният йорты, мәктәп тарафыннан оештырылды. Бәйрәмдә Бөек Ватан сугышы балалары һәм күп кенә кунаклар катнашты. Чарабызны матур итеп оештыруда спонсорлык итеп, авылыбыз өчен янып йөрүче, авылыбызның тарихын барлаучы авылдашыбыз Вәлиев Нургаяз Газиз улы да катнашты. Ташкичү авыл җирлегенең әйдәп баручы белгече Дилара Мансур кызы  барлык катнашучыларны Бөек Җиңүнең 79 еллыгы белән котлады. Тыл хезмәтчәннәренә һәм һәлак булганнарның  балаларына рәхмәт сүзләре яңгырады, бүләкләр һәм  чәчәкләр тапшырылды. Бәйрәм кунаклары һәлак булган солдатлар һәйкәленә  венок салдылар. Катнашучылар һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Китапханәче,  мәдәният йорты хезмәткәрләре  һәм мәктәп  укучылары «Батырларның   даны  мәңгелек”-дип аталган  әдәби-музыкаль кичә белән чыгыш ясадылар. Рус һәм татар телләрендә хәрби җырлар яңгырады. Бәйрәм төрле буын кешеләрен берләштерде, патриотик күтәрелеш һәм безнең героик үткәнебез өчен горурлык күрсәтте. 

     Кичәбезнең дәвамы  китапханәдә чәй өстәле артында, өлкәннәребезнең яшьлек елларын, яшьлек җырларын искә төшереп дәвам итте.