Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Кыш бабайны кем яратмый?"

  

   Һәркемнең дә туган көне булган кебек, Кыш бабайның да туган көне бар икән. Кышкы тылсымчыга төгәл ничә яшь икәнен әйтергә авыр…

   Кыш бабай  дигәч, ап-ак кар өстеннән капчыгын асып, таягына таянып, шат елмаеп баручы Кыш бабай күз алдыма килә. Аның турында сөйләшә башлауга ук күңелне шатлык хисе били башлый. Ул килер алдыннан ниндидер могҗиза көтәсең, ул киткәч тә ниндидер үзгәрешләр булыр кебек тоела.

  18 ноябрь Кыш бабайның туган көне. Шул уңайдан Иске Ашыт авыл китапханәчесе бакча балалары белән “Кыш бабайны кем яратмый?” исемле танып белү сәгате үткәрде. Балалар белән Кыш бабайга багышлап шигырьләр сөйләдек, җырлар җырладык, китап-журналларга күзәтү ясадык. Ә иң кызыгы шаблоннар буенча Кыш бабашның сурәтен ясадык. Ахырдан рәхәтләнеп Кыш бабай турында мультфильм карадык.

  Әйе шул, аның юк икәнен белсәң дә, күңелең белән ничектер ышанасың. Кыш бабай гел яшәсен,  ел саен килеп безне сөендереп торсын, балаларыбызны үзенең күчтәнәчләре белән шатландырсын иде.