Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Бөтен гаилә белән укыйбыз" Китапханә төне

    20  апрельдә Иске Ашыт авылы китапханәсе ел саен үткәрелә торган «Китапханә төне» бөтенроссия  акциясенә кушылды. Акциянең темасы быел Гаилә елына багышлана һәм "Бөтен гаилә белән укыйбыз " дип атала. Бүгенге чарада Гайнуллиннар һәм Вәлиевлар  гаиләләре  катнашты. Чара әкият мотивлары буенча интерактив викторинадан башланды.

     Соңыннан катнашучылар әкиятләрнең әдәби геройларын тасвирлаулар буенча таныдылар, табышмаклар чиштеләр, халык әкиятләре буенча төрле пазллар төзеделәр, рәсемнәрне буядылар, шарлар кабарттылар, балалар үзләре яратып укыган әкиятләрен, шигырьләрен сөйләделәр..

       Ата-аналар белән бүгенге көнгә иң кызыклы һәм актуаль китаплар турында сөйләштек. Беренче урында А. Әхмәтгалиева китаплары, шулай ук Гөлсинә Галимуллина, М. Маликова, Равилә Шәйдуллина-Морат, Рәмзия Габделхакова кебек авторларны зур кызыксыну белән укуларын, ә  иң яраткан шагыйрәләре якташыбыз Гөляра Шәрипова икәнен әйттеләр. Һәр гаилә өйләренә әдәби китаплар алып кайтып киттеләр.