"Алтын-сары көз җиткән" (Көзге бал)
Пыскак яңгырлар туктап, кышка әзерләнгән бер мәлдә уздырыла торган, җәен көч куеп үстереп, көзен җыеп алган мул уңышка багышлап үткән мондый бәйрәм һәркемгә таныш.
5 ноябрь көнне Иске Ашыт мәдәният йортында “Алтын-сары көз җиткән” исемле көзге бал кичәсе булды. Яшьләр арасында ике команда әзерләнде. Алар үзара төрле ярышларда көч сынашты. Дүрт кешедән торган командадагы егет-кызлар кыршау эчендә дә йөгерделәр, таяк та тартыштылар, сәхнә буйлап “ чаңгы” да да элдерттеләр. Зур, иркен зал шау-гөр килеп торды. Бәйге җыр-моң белән үрелеп барды. Бәйрәм ахырында барлык катнашучыларга да истәлек бүләкләре тапшырылды.