Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Рухи матурлык җырчысы"

    Китапханәдә Татарстанның халык язучысы Әмирхан Еникиның тууына 115 ел тулу уңаеннан, “Рухи матурлык җырчысы” дип исемләнгән күргәзмә эшли башлады. Күргәзмәдә  әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты турында бай мәгълүмат бирердәй басмалар — китаплар  урын алган. Биредә үк язучының төрле елларда нәшер ителгән повесть-хикәяләре, эсселәре, истәлекләре урын алган җыентыклары да тәкъдим ителә. Ә.Еники билгеле булганча, ул рус язучыларның күп кенә әсәрләрен татар теленә тәрҗемә иткән шәхес тә.

      Ә.Еники татар әдәбиятында аерым урын алып торган каләм ияләренең берсе. Ул үз заманының әхлакый-этик мәсьәләләрен күтәргән һәм нечкә психологизм белән сугарылган “Ялгызлык” (1957), “Әйтелмәгән васыять” (1965), “Тынычлану” (1978) дигән хикәяләр, “Саз чәчәге” (1955), “Рәшә” (1963), “Вөҗдан газабы” (1973) кебек повестьлар иҗат итеп калдыра.

      “Рухи матурлык җырчысы” дип исемләнгән күргәзмә белән 14 мартка кадәр танышырга мөмкин.