Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Афәтләрдән җирне коткарыр, җаныбызда булса мәрхәмәт."

    Иске Ашыт мәдәният йортында хәйрия концерты булып үтте. Концертта Илдус авылыннан  "Зөбәрҗәт" фольклор коллективы, Ташкичү мәдәният хезмәткәрләре,Ашытбаш авылы мәдәният хезмәткәрләре, авылыбыз үзешчәннәре катнашты. .  Алар тамашачыларны Ватанга мәхәббәт, ярдәм итү һәм җиңүгә ышаныч белән тулы чыгышлары белән сөендерделәр. Бу искиткеч чара бердәмлек һәм патриотизмның якты чагылышына әверелде.

    Концерттан кергән акча СВО дагы егетләребезгә медицина ярдәме алыр өчен тотылачак.