Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Без мәктәп китапханәсендә..." (Экскурсия)

   Китапханәсез мәктәпне күз алдына китерүе дә кыен. Мәктәп китапханәсе һәр укучы һәм укытучының төп таяну ноктасы булып тора. Белешмә сүзлекләр, методик ярдәмлекләр, матур  әдәбият,  вакытлы  матбугат  чаралары – һәммәсе бүгенге  укучыга  багышлана. Китапханә ул - мәктәп терәге.  Ә мәктәп –белем йорты.

    23 октябрь мәктәп китапханәсе көне. Шул уңайдан без 1-3 сыйныф укучылары белән мәктәп китапханәсендә экскурсиядә булдык. Безне китапханәче Рәфия Әдһәм кызы  каршы алды. Яңа уку елына кайткан дәреслекләр, матур әдәбият китаплары белән таныштык. Балалар  китапларның мөһимлеге һәм аларның ясалу тарихы, алар белән сакчыл эш итәргә кирәклеге турында  да зур кызыксыну белән тыңладылар. Шулай ук стеллажларга тезелгән төрле темадагы китапларны зур канәгатьлек белән карап чыктылар.