Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Җирдәге тынычлык хакына"

    Иске Ашыт авыл китапханәсендә Әфганстанда хезмәт итеп кайткан, хәзерге көндә махсус хәрби операциядә катнашып, ялга кайткан Печмәнтау авылыннан Садиров Васил Камил улы белән очрашу булды. Кунагыбыз Әфган сугышы һәм хәзерге көндә барган сугышларны чагыштырып андагы коточкыч хәлләр белән таныштырды. Яраланып, хәрби госпитальдә ятуы турында сөйләп үтте. Кичәдә катнашучы балаларга тынычлыкның кадерен белеп, тырышып укып, хәрби хезмәткә барырга кирәклекне ассызыклап үтте. Илебезнең тынычлыгы өчен без барыбыз да бурычлы икәнлегебезне аңлатты. Укучылар, катнашучылар героебызга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. "Арча хәбәрләре" газетасында чыккан мәкаләләр белән таныштык.  Китапханәче кичәне Ә. Исхакның "Кирәкми безгә сугыш" исемле шигыре белән тәмамлады.

    Кичәбезнең икенче өлеше чәй өстәле артында дәвам итте. Кунагыбыз шушы көннәрдә генә "Арча" радиосында кунакта булып, анда чыгыш ясаган. Шул язманы тыңлый - тыңлый чәй өстәле артында да әңгәмәбез дәвам итте.