Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Керпенең шәһәргә сәяхәте"

     Язучы Факил Сафинның тууына 70 ел тулу уңаеннан, бакча балалары белән әдипнең  «Керпенең  шәһәргә сәяхәте»  китабын кычкырып укыдык. Факил Сафинның мәктәпкәчә  һәм кече яшьтәге  мәктәп балалары өчен иҗат ителгән әсәрләре  нәниләрне төрле маҗараларга бай, тылсымлы әкият дөньясына алып керә. Китап сөюче укучыларыбыз Кырмыска малае Кырмыч белән Чикерткә малае Чикертмән арасында дуслык була аламы, Керпенең  шәһәргә сәяхәте ничек тәмамлана, Болан Кояшны ничек коткарган, һәм башка мавыктыргыч  та, гыйбрәтле дә булган хәлләр белән таныштылар. Китапханәче апаларының кычкырып укуын бик теләп тыңладылар, әңгәмәдә актив катнаштылар.