Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Холокост корбаннары"

      16-31 гыйнвардан Россиядә Холокост корбаннарын искә алу атналыгы уза, ул 27 гыйнварга - Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көненә, Освенцим концлагерь тоткыннарын азат итү датасына багышланган.

       Китапханәче укучылары өчен Холокост корбаннарын искә алу көненә багышланган "Холокост корбаннары" дип исемләнгән искә алу сәгате  үткәрде. Әлеге куркыныч вакыйгаларның үсеш хронологиясен караганчы, китапханәче Мәгъсүмова Г. Н. укучыларны «Холокост» төшенчәсе белән таныштырды. Аларның игътибарына тематик презентация тәкъдим ителде, анда яһүд халкының зур фаҗигасе турында сөйләнелде. Балалар сугыш вакытында халыкның ничек яшәвен, лагерьда балалар һәм өлкәннәрнең нинди кыенлыкларга юлыкканын күрделәр.

      Укучылар  мондый Холокостны берничек тә булдырмый калу турында уйга калдылар. Моның өчен тарихны өйрәнергә һәм борынгы бабаларыбызның хаталарын өйрәнергә кирәк икәнлегенә төшенделәр. Чара барышында Муса Җәлилнең шигырьләре яңгырады,  толерантлык, бер-береңә түземлелек турында сөйләштек. Ахырдан корбаннарны бер минут тынлык белән искә алдык.