Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Гаилә бәхете - балада"

   2024 нче ел Россиядә ГАИЛӘ елы.
Ныклы гаилә – ныклы дәүләт дигән сүз. Гаилә – җәмгыятьнең иң кирәкле бер күзәнәге ул. Гаилә – рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне саклаучы, ата-аналар тәҗрибәсен, тәрбиясен олы хәзинә итеп кадерләп торучы, буыннарны өзелмәс чылбыр белән бәйләүче ул.
Гаилә елы уңаеннан, Иске Ашыт авыл китапханәсендә "Гаилә бәхете - балада" исемле китап күргәзмәсе үзенең укучыларын көтә. Рәхим итегез!