Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

Яңа ел тамашасы

     13 санын яратмыйбыз, куркабыз һәм шикләнәбез.  Бары тик 13 гыйнварга гына сөенәбез. Чөнки бу көнне генә янәдән бар халык Яңа елны каршылый! Ә безнең халык күңелле итеп бәйрәм итә белә.

    13 гыйнвардан 14енә каршы төндә Юлиан календаре яки “искечә стиль буенча” искечә Яңа ел билгеләп үтелде.

     Без Иске Ашыт мәдәният йортында бу бәйрәмне 16 гыйнвар көнне билгеләп үттек. Кичке сәг. 19.30.да мәдәният йорты халык белән шыплап тулды.

     Кичәне “Яңа ел” тамашасы белән башлап җибәрдек. Тамашаның эчтәлеге болайрак:

Бетеп барган Алан авылын төшерергә дип телевидениедән киләләр. Авылдагы бар карт-коры интервью бирергә җыйнала. Ә авылга исә убырлы  Галина Александровна  хуҗа. Ул телевидениегә төшерүгә каршы...

   Кызыклы тамашага үрелеп концерт номерлары дәвам итте. Галимулла Шарафиевның өздереп гармунда уйнавы, шаян Ламбада биюе, шаян такмаклар халыкка бик ошады. Татарстаннын халык артисты Фердинанд Фәтхи җырларын халык яратып тыңлады.

   Киенеп кергән кечкенә маймыл үзенең изге теләкләрен җиткереп кичәне тәмамлады.

   Яңа ел тынычлык, бәхет-шатлыклар, сәламәтлек алып килсен!