Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Кем ул почтальон?"

  9 октябрь – халыкара почта көне.

  Җир шарында яшәүче халыкның бер-берсе белән аралашуын тәэмин итүче бу хезмәт интернет челтәре чолгап алган заманда да актуальлеген югалтмый. Кешеләрнең ихтыяҗы аңа һаман зур.

Почта хатлар аша ерак араларны якынайтып, хис-кичерешләрне җиткерү, вакытлы матбугат басмаларын тарату өчен кирәк. Шуңа күрә хат ташучыны һәр йортта диярлек көтеп алалар.

    9 октябрь көнне Иске Ашыт авыл китапханәчесе 1 һәм 3 сыйныф укучылары белән “Кем ул почтальон?” дигән темага танып белү сәгате үткәрде. Шул уңайдан без балалар белән почтага бардык. Барлык почта хезмәткәрләрен бәйрәм белән котладык. Почта хуҗасы Гөлсинә Габдрахмановна безне конвертлар, открыткалар, хат җибәрү тәртибе белән таныштырды. Хәзерге заман баласына бу әйберләр яңалык. Бик күп мәгълүмат туплап китапханәбезгә кайтып “Почтальон Печкин” мультфильмын карадык.