Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Сөембикә" дә кунакта

   "Сөембикә" журналына 110 яшь. 1913 елның октябрендә журналның беренче саны дөнья күрә. Һәм ул бүгенге көнгә кадәр иң популяр журнал. Тарихы мәхәббәттән башланган журнал 110 ел дәвамында хатын - кызлар күңелен яулый. Журнал үзенең беренче саннарыннан ук, исеменнән күренеп торганча, тормышта хатын - кызлар, гаилә, тәрбия проблемаларын яктырта һәм ул хәзер дә шулай. Әлбәттә инде журналның тышлыгы, сыйфаты барлык китап укучыларны үзенә тартып тора.

    Катнашучылар журналның тарихы белән танышып үттеләр. Яңа саннарын кычкырып укыдылар. Китапханәче катнашучыларны Саимә Сабированың "Әнеки" исемле язмасы белән таныштырды. Язмадан чыгып, барыбыз да әнеки белән торган вакытларыбызны искә төшереп, бик матур әңгәмә кордык.