Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Безнең ишегалдында" (Уен-сәяхәт)

  Ленар Шәех – балалар өчен “Авылдан килгән мендәр” , “Керпе ничек энәле булган?”  исемле китаплар авторы. “Дүртенче кат... Бишенче кат...” дип исемләнгән җыентыгында исә аның лирик, фәлсәфи һәм сатирик шигырьләре урын алган.

  4 октябрь шагыйрьнең туган көне. Шул уңайдан без Иске Ашыт балалар бакчасына йөрүче балалар белән Л.Шәехның “Безнең ишегалдында” шигыре белән таныштык. Ишегалдында кемнәр яши, ул хайваннар кайсыбызда бар, шул сорауларга җаваплар эзләдек.