Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Көзге мәрхәмәтлелек атналыгы"

   С 26 сентябрьдән  2 октябрьгә кадәр  "Көзге мәрхәмәтлелек атнасы" акциясе старт алды.  #ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕ ТАТАРСТАН

Шул уңайдан Иске Ашыт авыл китапханәсендә түбәндәге эшләр башкарылды:

   26 сентябрь көнне  «Дуслык җепләре» исемле дуслык дәресе булып узды. Анда укучылар шигырьләр укыдылар, “Яхшы сүзләр” конкурсында катнаштылар, В.Сутеевның “Мешок яблок” мультфильмы аша юмартлык та дуслыкка илтә икән дигән фикергә килделәр. Дәрес ахырында дуслык билгесе итеп кояш рәсемен ясадылар. Кояшның һәр таҗы дуслык сыйфатларын белдерде.

    29 сентябрьдә “Игелекләр кылып яшик”темасы буенча  китапханәче операция кичереп йөри алмый өйдә утырган даими газет-журналлар укучы Гөлнур апа янына барып хәлен белде.

    30 сентябрьдә “Гөлбаһар” чишмәсе янында эшләдек. “...Ярдан балчык ишмәгез, суны шуннан эчегез!”

    2 октябрь көнне мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә  “Кадерлик өлкәннәрне”исеме астында атказанган мәдәният хезмәткәре, хезмәт ветераны Саяра Фаттрахмановада кунакта булдык. Хәлен белеп газет-журналлар , күчтәнәчләр алып бардык. Ул безгә бик күп хезмәтләре турында сөйләде.