Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Энциклопедиядән эзлә!"

    22 ноябрьдә сүзлекләр һәм энциклопедияләр көне билгеләп үтелә. Бу көнгә Иске Ашыт авыл  китапханәсендә китапханә дәресе әзерләнгән иде. «Бу китапларны барысы да беләләр» дигән күргәзмә оештырылып каникулга кайткан китап укучыларга  тәкъдим иелде.

     Укучылар китапханәнең белешмә фонды, белешмә басмаларының классификациясе, аларның күптөрлелеге һәм әһәмияте белән таныштылар. Китапханәче балаларны рус теленең төпле сүзлекләрен төзүчеләрнең биографиясе белән таныштырды, "энциклопедия", "сүзлек", "белешмәлек" төшенчәләрен аңлаешлы итеп аңлаттылар.