Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Викторина по сказкам Н. Носова"

    Ноябрьдә танылган рус балалар язучысы, драматург, киносценарист Николай Николаевич Носовның тууына 115 еллыгы билгеләп үтелә. Бу юбилей датасына китапханәдә Н.Н.Носов иҗатына багышланган викторина үткәрелде. Китапханә укучылары Н.Носовның тормышы һәм иҗаты белән таныштылар, "Незнайка” турында яраткан китапларының төп геройларын искә төшерделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр. Балалар викторинада катнашып: «Затейники», «Живая шляпа», «Мишкина каша», «Фантазеры», «Бобик в гостях Барбоса», «Огурцы», «Заплатка» әсәрләре буенча үз белемнәрен күрсәттеләр. Китапханәдә «Веселые книги Н. Носова» дигән китап күргәзмәсе эшләде. Укучылар Н.Н. Носов биографиясе турындагы сорауларга да җавап бирделәр : язучының әдәбият эшчәнлегендәге еллары, әлегә кадәр үзенең актуальлеген, бүләкләрен һәм язучының премияләрен югалтмаган балалар өчен китаплар турында бик тулы итеп җавап бирделәр.