Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Аналар көтәләр улларын"

    Илдәге соңгы вакыйгалар аркасында бик күп кешеләр, бигрәк тә мобилизацияга эләккән солдатларның ата-аналары жылы сүзгә мохтаж. Шушы жылы сүз бигрәктә кеше тормышында бик кирәк һәм аларны тынычландырырга, азрак күңел хисләрен басарга ярдәм итә.

    Бүген китапханәдә бик матур очрашу булды. Кичәбезнең кунагы авылдашыбыз, хәзерге көндә махсус хәрби операциядәге егетебез Раят Насибуллинның әнисе - Гөлнәзирә апа һәм аның якынннары. Шулай ук, Раятның беренче укытучысы Лилия Рәхимҗан кызы да катнашты. Лилия Раятның балачагы, мәктәп тормышы, аның тәртибе турында сөйләп китте. Истәлекле фоторәсемнәр белән бүлеште. Гөлнәзирә апа улының хәзерге көндәге хезмәте, улының гаиләсе, балалары турында таныштырды. Бик матур, җылы аралашу булды. Раятка барыбыз да ихлас теләкләребезне җиткердек, укучылар тарафыннан һәм кичәдә катнашучылар тарафыннан  язылган хатларыбызны тапшырып, барлык егетләребезнең дә исән - сау кайтуларын теләп, Гөлнәзирә апаның борчуларын бүлештек.

Чәй артында моңлы жырлар жырлап, күңелләребезне  бушаттык. Улларын хезмәткә озаткан ата - аналарга сабырлык,  саулык теләп, тизрәк илдә тынычлык булуын теләп таралыштык.