Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Тик сугышлар гына булмасын..."

    Украинада махсус хәрби операциядә катнашучы батыр якташ ир егетләребез өчен туган җиребездән һәр хәбәр дә зур сөенеч, рухландыручы, батырлыкка өндәүче көч булып тора.

    4 сыйныф укучылары белән авылыбыздан сугышка киткән солдатларга хатлар яздык. Махсус хәрби операция зонасында булучы солдатларга әлеге хатларны без аларның әниләренә тапшырдык, хатлар  гуманитар ярдәм машинасы белән барып ирешәчәк.

     Хатларда укучылар солдатларга саулык-сәламәтлек һәм тизрәк исән-сау әйләнеп кайтуларын теләгәннәр. Хатларны Бөек Ватан сугышы вакытындагы кебек өчпочмаклап бөкләп ясадык. Авылдашларыбыз Раят белән Раилнең исән – сау әйләнеп кайтуларын теләп калабыз.

Без көтәбез сине, Батыр солдат!

Син бирешмә,син бит көчеңдә,

Җиңү белән тиздән кайтырсың син!

Рәхмәт Сиңа барысы өчен дә!"