Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Журнальная карусель"

    Яңалыклар яратмаган кеше юктыр ул. Әлбәттә, юк. Без барыбыз да бик кызыксынучан. Безне кызыксындырган яңа нәрсәләр турында газета-журналлардан укып белергә була.

    12 октябрь көнне китапханәдә "Журнальная карусель" исемле матбугат сәгате үтте. Китапханә ала торган балалар журналлары урнаштырылган "В мире детских журналов" күргәзмәсе куелды. Укучылар өчен кычкырып уку, мавыктыргыч уеннар үткәрелде, балалар бик теләп катнаштылар.