Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Гомер үзе бер моң, яшәү үзе бер матурлык"

    Матур итеп киенгән абый - апаларыбыз тәмле күчтәнәчләр белән күңелле чарабызга рәхим итте. Кичәне Ташкичү авыл җирлегенең әйдәп баручы белгече Дилара Мансур кызы котлау сүзләре белән башлап җибәрде.  Кичәбез  дәртле биюләр, котлау сузләре һәм матур жырлар белән өлкәннәребезнең күнелләрен тагын да сөендерде. Өлкәннәребез үзләре дә кичәдә бик актив катнаштылар.
    Кичәгә  уллары махсус хәрби операциядә катнашкан әниләр дә чакырылган иде. Гөлнәзирә апа үзенең улы,  махсус хәрби операциядә катнашучы Раятка  багышлап язган  шигырен сөйләде.Гармун моңнары да кичәбезгә ямь бирде. Авылдашыбыз гармуннар ясаучы, гармуннар төзәтүче Галимулла абый үзенең өр - яңа җырларын башкарды. Бию көен уйнауга барыбыз да рәхәтләнеп биедек. Әминә, Рәзинә, Розалия, Рәшидә, Рәсүлә апаларыбыз үзләренең бик матур шигырьләрен укыдылар. Камилә апабыз исә  матур яңа җырын җырлап үтте.

    Сый-нигъмәтле чәй өстәле дә һәр кешене сыендырды. Килгән тамашачы җылы аралашып, фикер алышты. Мондый чаралар боек күңелләргә ямь бирә, борчуларны оныттыра, мәшәкатьле тормышка рухи байлык бирә, дуслыкны ныгыта. Саулыкта, бердәмлектә очрашырга язсын дип,саубуллаштык.
Тамашачыларның Рәхмәт сүзләре эшебезнең нәтиҗәсе булды. Барчасына зур рәхмәт белдерәбез.

     Өч  сәгатькә сузылган очрашу кичәсе бик тиз узды да китте.