Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Картаямени соң йөрәк?"

    Районыбызда барган өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Смак Корса мәдәният йортында "Картаямени соң йөрәк?" исемле театральләшкән тамаша куйдык. Китапханәче матур шигырьләре белән тамашаны алып барды. К. Тинчуринның "Казан сөлгесе", Ф. Әмирханның "Хәят", "Ай өстендә Зөһрә кыз", Т. Миңнуллинның "Әниләр һәм бәбиләр" спектакльләреннән өзекләр күрсәтелде.  "Туган көн", "Врач янында" исемле скетчларны өлкәннәребез рәхәтләнеп, көлә - көлә карадылар. Кичәбез күңелле җырлар, уеннар белән үрелеп барды. Шулай ук кичәбезнең кунаклары Татарстанның халык артисты Фердинанд Фәтхи үзенең матур җырларын бүләк итте. Татарстанның атказанган артисты Рафинат Сәләхов уен коралларында уйнап тамашачыларны шаккатырды.

    Кичәбезгә кунак булып Арча районы ветераннар советы рәисе Рәмзия Шәрип кызы һәм район газетасы журналисты Румия Надршина да килде. Алар да үз чиратында өлкәннәребезне бәйрәм белән котлап, безгә дә җылы фикерләрен җиткерделәр.