Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Укытучым, бармы сиңа тиңнәр?"

   Укытучылар көне уңаеннан, китапханәдә "Укытучым, бармы сиңа тиңнәр?" исемле әдәби кичә үткәрдек. Кичәдә башлангыч сыйныф укучылары һәм аларның укытучылары Алисә Ринат кызы белән Ләйсән Фәгаль кызы катнашты. Укучылар укытучыларына матур шигырьләрен сөйләделәр, җырлар җырладылар, матур теләкләрен җиткерделәр. Китапханәче исә укучыларга Л. Гыймадиеваның "Ике әни һәм бер математика" повестеннан өзек укыды. Ахырдан укучылар матур смайликлар ясап, укытучыларына үзләренең рәхмәтләрен белдерделәр, чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр.