Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Каләм көче - зур көч, бигрәк тә ул үткен акыллы кеше кулында булса"

     Каләм көче - зур көч, бигрәк тә ул үткен акыллы кеше кулында булса" исеме астында Фатих Әмирхан иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә белән Ташкичү һәм Иске Ашыт авыл китапханәчеләре "Милли мәдәният саекмас чишмә" районкүләм бәйгесендә катнаштылар.
     Кунакларны "Өммегөлсем" халык фольклор ансамбле матур җырлары белән  каршы алдылар. Кичә барышында "Саяра" халык театры артистлары Ф. Әмирханның "Нәни мулла", "Хәкимә әби", "Ай өстендә Зөһрә кыз", "Хәят" әсәрләреннән кызыклы,  шул ук вакытта уйландыра торган өзекләр тәкъдим иттеләр. "Өммегөлсем" халык фольклор ансамбле "Кич утыру" күренешен аеруча осталык белән сәхнәләштерделәр.  Үзешчәннәрнең җырлары, шигырьләре белән кичә матур гына үрелеп барды.
    Кичә тәмамланганнан соң да Ташкичү һәм Иске Ашыт авылының актив китап укучылары китапханәчеләргә рәхмәтләрен җиткереп, китап белән язучылар белән бәйле булган кичәләрнең бүгенге көндә әһәмиятле булуын әйтеп,изге теләкләрен җиткерделәр.
Бик матур, истәлекле, җанга рәхәт кичә булды.