Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Гәрәфи Хәсәнов - табигатьне җаны белән тоючы"(Сәяхәт)

   Кеше дөньяга зур максатларга ирешү, халык күңелендә якты матур эз калдыру өчен килә. Гәрәфи Хәсәнов та әнә шундыйлардан...

   Аның кайсы гына гына хикәясен алып укысаң да иң беренче булып күз алдына челтерәп аккан чишмәләр, моңлы кош сайраулары, табигатьнең матурлыгы килеп баса.

11 сентябрь көнне башлангыч сыйныф укучылары белән язучы Гәрәфи Хәсәнов иҗаты белән таныштык, аның иҗаты буенча сәяхәт иттек.